-2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
24 август 2022, 11:15

Алмаларны... тозлагыз!

Алма уңышын кая куярга белмәсәгез, кайнатма, сутлар эшләп арысагыз, аларны банкаларга тутырып, тозлап-шикәрләп куегыз. Тозланган алмалар (моченые яблоки) бик файдалы. Бу ризыкны ашау алдыннан яисә ашагач та кулланырга кирәк. Белгечләр әйтүенчә, болай иткәндә организм барлык файдалы матдәләрне үзләштерә, тән тиресе яшәрә. Ә аларны әзерләү бик җиңел!  

Алмаларны... тозлагыз!
Алмаларны... тозлагыз!

Өч литрлы банка, бер килограмм алма, өч кашык шикәр комы, бер кашык тоз, өч канәфер, ике дәфнә яфрагы, чиста су кирәк булачак.

Стерильләнгән банка төбенә канәферне һәм дәфнә яфрагын салабыз һәм чиста итеп юылган алмаларны тыгыз итеп тутырабыз.
Кайнатып суытылган суга (якынча бер литр) тоз, шикәр салабыз һәм эрегәнен көтәбез, соңыннан алмалар өстенә коябыз.

Дүрт тәүлек бүлмә температурасында торганнан соң алар әзер булырга тиеш. Бу вакыттан соң банкага капкач каплап, суыткычка алып куярга кирәк.
Ашларыгыз тәмле булсын!

Фото: vosadu-li-vogorode.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: