+9 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
24 август 2022, 10:11

Йомырканы юарга кирәкме?

Табиб-диетолог Елена Соломатина йомырканы саклау һәм куллану алдыннан юарга кирәкме-юкмы, шул хакта сөйләде.

Йомырканы юарга кирәкме?
Йомырканы юарга кирәкме?


Медик аңлатканча, сатып алганнан соң йомырканы суыткычка куйганчы юарга кирәкми. Эш шунда ки, йомырка кабыгында сальмонеллез булырга мөмкин. Аннан саклану өчен йомырканың махсус элпәсе бар. Әгәр дә аны юып төшерсәң, саклагыч катлам зарарланачак һәм "сальмонеллезга керү капкалары" ачылачак.

Табиб пычрак йомырка эченә кермәсен өчен аны пешерер алдыннан юарга киңәш итә. “Әгәр дә без аны тиешле дәрәҗәдә пешермәсәк, йомыркадан агулана алабыз”, - дип кисәтте диетолог.

Табиб йомырканы саклау сроклары турында да сөйләде. Мәсәлән, каты пешкән йомырка ярты ай саклана ала. Ләкин аларны чистартсаң - өч көн. Йомшак пешкән йомырка кабыгыннан әрчемичә 2-3 көн саклана. Йомырка туралган салатның яраклылык вакыты - бер тәүлек.

Фото: pixabay.com

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: