+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
28 август 2022, 02:30

Армиядән кайчан кайтачакмын?

— Хәрби хезмәт үтү өчен хәрби комиссариатка 2021 елның 16 ноябрендә килдем. 28 ноябрьгә кадәр хәрби пунктта булдым. Аннары хезмәт срогым үткән шәһәргә алып килделәр. Минем армиядә хезмәт итү вакытым кайсы көннән башлана? Һәм кайчан тәмамлана? Чакыру пунктында үткәрелгән вакыт хезмәткә саналамы?

Армиядән кайчан кайтачакмын?Армиядән кайчан кайтачакмын?
Армиядән кайчан кайтачакмын?

— Федераль закон нигезендә, хәрби хезмәткә чакырылган гражданнар өчен хәрби хезмәтнең башы булып хәрби звание (рядовой) бирелү көне санала.

Русия Президенты указы нигезендә, бу звание хәрби хезмәткә чакырылганда бернинди дә званиесе булмаган гражданга Русия Федерациясе субъекты хәрби комиссариатыннан хәрби хезмәт үтү урынына киткәндә бирелә.

Шулай итеп, хәрби комиссариаттан хезмәт итү урынына китү көнен хәрби хезмәт башлану көне дип санарга кирәк. Хәрби хезмәт тәмамлану булып хәрби хезмәткәрне хәрби частьның личный составы исемлекләреннән төшереп калдыру датасы тора.

Закон буенча хезмәт итү вакыты — 12 ай.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас