+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
31 август 2022, 11:30

Помидорны җыяргамы, әллә бераз көтәргәме?

Алдагы көннәрдә һава торышы кинәт үзгәрәчәк.

Помидорны җыяргамы, әллә бераз көтәргәме?
Помидорны җыяргамы, әллә бераз көтәргәме?
Көндез кояш җылыта, ә төннәрен салкынайта башлаган чорда хуҗабикәләр бакчадагы уңышны җыяргамы, әллә бераз торсынмы, дип, аптырашка кала. Бигрәк тә помидорларны кояшта кызартасы килә.

Шулай да һәр яшелчәне үз вакытында җыеп эшкәртергә яисә сакларга салу яхшырак. Мәсәлән, шул ук помидорларны температура төнлә биш градус җылылыктан төшә башлаганчы ук җыеп алырга кирәк. Сабакта чакта кырау тисә, алар өйгә җыеп керткәч тә череп бетә (фитофтора белән авырый). Яңа җыйган помидорлардагы инфекцияне бетерү өчен башта аларны 1-2 минутка кайнар суга (60 градустан югары булмаган), аннары салкын суга салып алырга кирәк.

Томатларны тизрәк кызартасыгыз килсә, 20-25 градус җылылыктагы бүлмәдә тотыгыз. Яшелләре арасына бер-ике кызарганын да салсагыз, алар тагын да тизрәк өлгерер. Әгәр инде помидорларны озаграк саклыйсыгыз килсә, тартмаларны 15 градустан җылы булмаган урынга куегыз һәм көн саен пешкәннәрен чүпләп алыгыз.

Баклажан яратучы хуҗабикәләр, гадәттә, бу яшелчә тиз бозыла, дип, аларны эшкәртеп калырга тырыша. Ә менә соң өлгерә торган сортларын үстерсәгез, салкыннар башланыр алдыннан гына җыйсагыз да була. Баклажаннарны озак саклау өчен һәркайсын аерым кәгазьгә төреп, базга куярга мөмкин. Алар анда өч айга якын саклана.

Татлы борычны да көзге салкыннар башланганчы җыеп кертергә кирәк. Борычны азрак сабагын калдырып өзсәң, тиз бозылмас. Бу яшелчә өйдә якынча бер ай саклана.

 
 
Фото: agroportal-ziz.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: