+18 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
7 сентябрь 2022, 14:10

Бәрәңге янына шалкан да салыгыз!

Баздагы витаминнар язга кадәр яхшы саклансын, дисәгез, берничә киңәшкә колак салыгыз.

Бәрәңге янына шалкан да салыгыз!
Бәрәңге янына шалкан да салыгыз!
Кибет киштәләрендәге яшелчә-җимешләргә караганда, үзебезнең баздагы хәзинәбез файдалырак булуын күпләр беләдер. Мәсәлән, бакчада үстергән шалканны гына алыйк. Сирәк очрый торган глюкорафанин элементы күп булу сәбәпле, шалканда шешкә һәм диабетка каршы көчле сыйфат тупланган. Әфлисун, лимон һәм кәбестәгә караганда, шалканда С витамины икеләтә артыграк. Ә фосфор күләме буенча ул редисны һәм ачы торманы күпкә уздыра.

Кеше организмына кирәкле минераль тозларга бай булуы белән дә шалкан - бик файдалы яшелчә. Мәсәлән, анда булган күкерт тозлары канны чистарта һәм йогышсызландыра, бөердәге һәм сидек куыгындагы ташларны кисәкләргә тарката. Инфекция вакытында, бронхит һәм тире авыруы булганда да аларның файдасы тия.

Шунысы мөһим: соң утыртылган шалкан файдалы сыйфатларын югалтмыйча базда озак саклана. Аны үстергәндә күләгәрәк урынга утыртып, мул итеп су сибәргә киңәш ителә.

Кәбестәләрнең бик файдалы диетик ризык булуын беләсездер инде. Чынлап та, кәбестәдә организмда май катламы туплануына каршы торучы тартран кислотасы бар. Бигрәк тә бу кислота чи яшелчәдә күп. Кәбестә күп төрле витаминнарга, бигрәк тә С витаминына бик бай. Бу витаминнар озак торган һәм тозланган кәбестәдә дә яхшы саклана. Кеше көненә 200 грамм чамасы — чи, 100-150 грамм тозлы кәбестә ашаса, организм тиешле күләмдәге С витамины белән тәэмин ителә.

Кәбестәдә, шулай ук, макро- һәм микроэлементлар, сирәк очрый торган күкерт, кальций, магний, калий, фосфор, хлор, йод, кобальт, тимер, цинк, бакыр, марганец бар. Кәбестә клетчаткасы ашказаны эшчәнлеген яхшырта, холестеринны һәм май тукымаларын киметә, эчәктәге таркалган бактерияләрне юк итә.

Тозлы кәбестәне шикәр чире белән авыручыларга ашарга киңәш ителә. Стоматит авыруы булганда, уртлар канаганда да тозлы кәбестәне озак итеп чәйнәү файдалы.

 
 
Фото: usadba-dzr.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: