+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
11 сентябрь 2022, 06:00

Авыл ипотекасы буенча йорт төзергә телисезме?

Русиядә әлеге программаның гамәлдә булу вакыты озайтылды.

Авыл ипотекасы буенча йорт төзергә телисезме?Авыл ипотекасы буенча йорт төзергә телисезме?
Авыл ипотекасы буенча йорт төзергә телисезме?
Русия Хөкүмәте Премьер-министры Михаил Мишустин белдерүенчә, программа быел тәмамланырга тиеш иде, әмма хәзер аның гамәлдә булу вакыты чикләнмәгән: “Авыл халкы, программа тәмамланганчы өлгермәсбез инде, дип хафаланмыйча, йорт сатып алу яисә төзү өчен кредитлар рәсмиләштерә алачак. Шул ук вакытта ставка элеккечә калачак — 3 проценттан да зуррак түгел”.

Бу нинди мөмкинлек?

Бу – авыл җирендә йортны яисә җир участогын ипотекага кереп, минималь түбән процент белән – еллык 0,1дән 3 процентка кадәр – алу мөмкинлеге. Шулай ук кредит акчаларын моңа кадәр булган җир участогында йорт төзүгә юнәлтергә дә мөмкин. Ә менә авыл ипотекасы буенча элеккечә фатир сатып алу мөмкинлеге хәзер юк.

Ни өчен ставкасы түбән?

Банклар берни дә югалтмый, аларның алып бетермәгән табышларын дәүләт субсидия рәвешендә каплый. Акча авылларны саклап калу, кешеләр туган җирләрендә уңайлы йортларында яшәсен өчен бүленә.
Төп шартлары
Барыннан да элек, җир яисә торак авыл территорияләрендә урнашырга тиеш. Һәм сүз төпкел авыллар турында гына бармый. Мәсәлән, программа Уфа янындагы Зубово, Булгаково кебек авылларны да колачлый. Шулай да, арзанлы кредитка өмет итеп, ашыкмагыз, җир алганчы банкта үзегез сайлаган җир участогының нинди ведомствога каравын ачыклагыз.
Шулай ук программа буенча халкы 30 мең кешедән артык булмаган кечкенә шәһәрдә күчемсез милек сатып алырга рөхсәт ителә.
Авыл ипотекасы буенча процент ставкасы 3 проценттан артмый, кредитның максималь срогы – 25 ел, максималь сумма – 3 миллион сум. Ташламалы ипотека алу өчен кимендә 10 процент күләмендә беренче взнос кертергә кирәк. Моның өчен “ана капиталын” кулланырга да мөмкин.
Әйткәндәй, банклар сезгә авыл ипотекасын хупларга да, шулай ук хупламаска да мөмкин, бу – аларның хокукы. Бу шул ук кредит, монда шулай ук бурычка алучының кредит тарихы, даими эш урыны, тотрыклы кереме булуы исәпкә алына. Шул ук вакытта программада теләге булган һәркем катнаша ала: гаиләле кешеләр дә, буйдаклар да, картлар да, яшьләр дә, авыл кешеләре дә, шәһәр халкы да.
Авыл ипотекасы бер тапкыр гына бирелә.

Һәр торак объектына да кагыламы?

Берничә шарт бар.
Беренчедән, йортның яше, әгәр дә сез аны физик берәмлектән сатып аласыз икән – 5 елдан, ә юридик берәмлектән сатып алганда – 3 елдан да артмаска тиеш.
Икенчедән, торак ел әйләнәсенә яшәү өчен яраклы булырга һәм барлык коммуникацияләр: ут, су, канализация, газ яки электр ягулыгы белән тәэмин ителгән булырга тиеш.
Торак мәйданының социаль нормадан да ким булмавы шарт. Ялгыз яшәүчеләр өчен бу – 33 квадрат метр, ике кешедән торган гаилә өчен – 42 квадрат метр, әгәр гаиләдә өч һәм аннан күбрәк кеше булса, һәр кешегә – 18әр квадрат метр.
Әгәр җир арендада булса...
Әйе, участокка милек хокукы булу мәҗбүри түгел, аренда килешүе дә җитә. Төп шарт – җир участогының категориясе анда торак объект төзү мөмкинлеге бирсен.
Тагын бер шарт: әгәр сез йортны ипотека акчасына төзисез икән, ташламалы кредитны рәсмиләштергәннән соң ике ел эчендә аны төзеп бетерергә кирәк, югыйсә сезгә кредит килешүе буенча ставканы арттырачаклар.
Үзең салырга теләсәң...
Авыл ипотекасы буенча йорт төзүне подрядчы оешма подряд килешүе буенча башкарырга тиеш. Подрядчының төзелештә кимендә ике ел эш тәҗрибәсе булырга, ул билгеле бер таләпләргә туры килергә һәм банкта аккредитация үткән булырга тиеш.

Анда теркәлү зарурмы?

Әйе, бу – заемщик өчен мәҗбүри шарт. Ул милек хокукын рәсмиләштергәннән соң ярты ел эчендә яңа торакта теркәлергә тиеш.
Моннан тыш, кешенең торакны яңадан сату һәм акча эшләү максатыннан түгел, ә яшәү өчен сатып алуын раслау өчен биш ел дәвамында ел саен банкка теркәлү адресыңның үзгәрмәвен расларга кирәк булачак.
Сүз уңаенда: авыл ипотекасы буенча сатып алынган торакны кредит алу килешүенә кул куйганнан соң биш ел дәвамында сатарга яисә бүләк итәргә ярамый, хәтта сез бу вакыт эчендә кредитны тулысынча түләп бетергән булсагыз да.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас