+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
12 сентябрь 2022, 14:15

Кызыл чөгендерне кайчан алырга?

Яшелчәләрне вакытында җыеп алмасаң, уңышның күп өлешен югалтырга да мөмкин.

Кызыл чөгендерне кайчан алырга?
Кызыл чөгендерне кайчан алырга?
Кызыл чөгендер белән кишер алу вакытын кайчагында тәҗрибәле бакчачылар да искә алмый кала. Кемнәрдер чөгендерне кырау төшкәнче алырга, ә кишер салкында калса да ярый ди. Ә кайбер бакчачылар көзге коры көннәрдә уңышны җыеп алырга тырыша. Шулай да, бу яшелчәләрне, әгәр артык яңгырлы ел булмаса, сентябрьнең икенче яртысыннан октябрьгә кадәр, көндезләрен алты градус җылы булганда алсаң, алар яхшырак саклана.

Түтәлдә, яки ышык урында 2-3 сәгать киптерелгән тамыразыкларны җыеп алып, бер атнага караңгы, салкын урынга салып торыгыз. Шулай эшләгәндә яшелчәләр яхшырак саклана, череми һәм парша авыруына бирешми.

Кәбестә — түтәлдә иң озак утыра торган яшелчәләрнең берсе. Кырауларга бирешми, чыдам ул, дисәләр дә, аны да үз вакытында җыеп алырга онытмагыз. Соң өлгерә торган сортларын октябрь азагы — ноябрь башында өзеп, сакларга куярга кирәк. Тозлый торганнарын октябрь урталарында ук эшкәртеп куйсагыз, яхшырак булыр. Әгәр кәбестә салкынга эләксә, аны ашыгып өзмәскә, ул сабагында эрергә тиеш. Аннан соң коры көнне җыеп алырга да була.

 
 
Фото: sibkray.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: