+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
13 сентябрь 2022, 22:21

Гөмбә икрасы рецепты

Рецептны югалтмагыз, юкса, киләсе елда эзләрсез!

Гөмбә икрасы рецепты
Гөмбә икрасы рецепты

Көзнең тагын бер муллыгын кышкылыкка саклыйк әле, дуслар. Гөмбә икрасын кем генә яратмый икән?! Аны шул килеш ашарга да, пиццага кушып пешерергә дә мөмкин. Түбәндәге рецептны саклагыз. Киләсе елга да кирәк булачак ул сезгә.

пешкән (15 минут) 2 кг гөмбә,
ваклап туралган 300 гр суган,
кыргычтан үткәрелгән 300 гр кишер,
2-3 помидор, яки томат пастасы алабыз.

Суган белән кишерне көнбагыш мае салынган табада кыздырабыз.
Пешкән гөмбәне иттарткычтан үткәрәбез һәм 1 стакан көнбагыш мае , 3 данә дәфнә яфрагы, 10 бөртек кара борыч, үткәрелгән помидор, яки 50 грамм суда болгатып изелгән томат пастасы (1:4), тәменә карап тоз өстибез.

Барысын бергә кушып 1 сәгать кыздыргач, вак итеп туралган 4 теш сарымсак өстәп, тагы да 20 минут пешерәбез. Утны сүндергәч тә алдан стерильләштерелгән банкаларга салып чыгып, капкачларын ябабыз һәм әйләндереп куябыз.

Фото: www.ferma-klad.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: