+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
16 сентябрь 2022, 11:00

Әгәр авыру тамактан башланса...

Бу шифалы гөлнең файдасы тими калмас.

Әгәр авыру тамактан башланса...
Әгәр авыру тамактан башланса...
Алоэ гөлен үстерүчеләрне, иң беренче чиратта, үзенең сәламәтлеген кайгыртучы кешеләр исемлегенә кертәләр. Артык матур күренмәгән бу үсемлекнең мең төрле авыруга дәва булып торуын олы яшьтәгеләр бик яхшы белә.

Халык медицинасында кулланудан тыш, табиблар да бу гөл белән дәваланырга киңәш итә. Ул аеруча туберкулез белән авыручылар өчен файдалы икән. Ике яшьтән дә картырак булмаган алоэның ике стакан сутына бурсык мае, бал, коньяк яки кагор эчемлеге, төс бирү өчен бераз какао порошоы өстәп, махсус дару ясарга мөмкин.

Салкын тигәндә, тамакны су белән бер күләмдә алынган алоэ суты белән чайкау да яхшы нәтиҗә бирә. Шул ук вакытта көненә өч тапкыр бер чәй кашыгы алоэ суты салынган бер стакан сөт эчелә.

Томау төшкәннең беренче көнендә үк, борынга берничә тамчы алоэ сутын тамызырга кирәк.

Начар төзәлә торган яраларга гөлнең яфрагын урталайга ярып куйсаң, файдасы тими калмас. Аны берничә сәгатьтән яңасын алыштырырга кирәк.
Тән пешкән очракта, шул урынга алоэ суты сеңдерелгән марля каплыйлар да өстенә тагын шул сутны сибәләр.
Шикәр комы яки бал белән уылган алоэ яфрагы йомшагы йөрәк мускулын ныгыта. Ул табигый биостимулятор булып торганга, мондый катнашманы көчле авырулардан соң хәл җыйганда куллану кирәк.

Тешләр селкенсә, теш уртлары канаса, стоматит вакытында да бу гөлнең яфрагы ярдәмгә килер. Бу очракта аны чәйнәргә яки суты белән авыз эчен чайкатырга киңәш ителә.

Тик шуны да искә алыгыз: авырлы хатын-кызларга, канлы геморрой белән җәфаланучыларга, бөер һәм сидек куыгы ялкынсынганда алоэ сутын яки төнәтмәсен эчү зыянлы.

 
Фото: lawyers-age.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: