+4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
16 сентябрь 2022, 12:59

Ни өчен 40 яшьтән соң симерә башлыйбыз?

Аны ничек кисәтергә?

Ни өчен 40 яшьтән соң симерә башлыйбыз?
Ни өчен 40 яшьтән соң симерә башлыйбыз?

Игътибарга алганыгыз бармы, күпләр 40 яшьтән соң тазара башлый. Хәтта нечкә генә булган хатын-кызлар да күзгә күренеп ныгый. Моның нәрсәгә бәйле икәнен һәм бу үзгәрешләрне кисәтеп булуы турында "Sputnik" радиосына биргән интервьюсында табиб-эндокринолог Екатерина Казакова сөйләде.

Билгеле булуынча, 40 яшьтән соң организмда гормоннар кими. Шул рәвешле кешенең күбрәк ашыйсы килә, һәм шунлыктан артык авырлык җыела.

Симерүнең тагын бер сәбәбе – 40 яшьтән соң кайбер кешеләрдә активлыкның кимүе. Кешеләр әзрәк йөри башлый, спорт белән сирәк шөгыльләнә, күбрәк өйдә утыра.

Шуңа да 40тан өстәгеләргә яшьлектәгегә караганда да ныграк актив булу кирәк. Әгәр сез элек атнасына бер генә тапкыр спорт белән шөгыльләнсәгез, хәзер ул ике тапкырга әйләнсен. Шул рәвешле үзегездә тупланган майларны "яндырырсыз".

Фото: b17.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: