+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
19 сентябрь 2022, 10:57

Ризыкны фольгага төреп пешермәгез!

Соңгы вакытта хуҗабикәләр яратып кулланган ысул зур проблемалар тудырырга мөмкин.

Ризыкны фольгага төреп пешермәгез!
Ризыкны фольгага төреп пешермәгез!

Фольгада азык пешерү кайбер сәламәтлек проблемаларының сәбәбе булырга мөмкин, чөнки анда гормонга охшаган ксеноэстрогеннар бар. Бу хакта «Доктор Питер» басмасында токсиколог, профессор Михаил Котушов белдерә.

Аның сүзләренә караганда, фольга составына керүче ксеноэстрогеннар организмга эләккән очракта хатын-кызларның җенси гормоннары эстрогеннар булып «яшеренә» һәм вакыт узу белән гормональ проблемалар тудыра. Бу синтетик кушылмалар симерүгә, калкансыман биз дисфункциясенә, түлсезлеккә һәм онкологиягә китерергә мөмкин.

Моннан тыш, фольга 90 процент алюминийдан тора, ул организмга үтеп керергә һәм эчке органнарда, шул исәптән үпкәләрдә, бөерләрдә, калкансыман биздә һәм мидә тупланырга сәләтле, дип билгеләп үтте эксперт. Моның нәтиҗәсендә төрле авырулар барлыкка килергә мөмкин.

Фото: anasalwa.com

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: