— Русия Торак кодексының 41 мәддәсе нигезендә, коммуналь фатирдагы бүлмәләр милекчеләренә әлеге фатирдагы хезмәт күрсәтү өчен файдаланыла торган бүлмәләргә милек хокукы бирелгән.
Сатарга ниятләгән кеше үз бүлмәсен генә сата алачак. Сату-алу килешүендә нәкъ менә ул күрсәтеләчәк. Әмма бүлмәнең яңа милекчесе, үзенең бүлмәсенең гомум мәйданы күләменә пропорциональ рәвештә, коммуналь фатирдагы гомум милеккә уртак милек хокукына ия булачак.