+10 °С
Ачык
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
27 сентябрь 2022, 04:10

Өлешчә мобилизация турында нәрсәләрне белү зарур?

Хәзер кемнәрне мобилизациялиләр, кем чакырылырга тиеш? Иң мөһим сорауларга җавап бирәбез.

Өлешчә мобилизация турында нәрсәләрне белү зарур?Өлешчә мобилизация турында нәрсәләрне белү зарур?
Өлешчә мобилизация турында нәрсәләрне белү зарур?
Хәзер кемнәрне мобилизациялиләр, кем чакырылырга тиеш?
Аңлатабыз.Башкортстан:
https://vk.com/obyasnyaem102?w=wall-210976283_2485
https://vk.com/obyasnyaem102?w=wall -210976283 2473
Җавап: Русия Кораллы Көчләрендә запаста торган Русия гражданнары мобилизацияләү буенча хәрби хезмәткә чакырылырга тиеш.
Болар — хәрби белгечлекләре булучылар. Өстенлек хәрби хәрәкәтләрдә катнашканда алган сугыш тәҗрибәсе булганнарга бирелә.
2022 елның 21 сентябрендә кул куелган “Русия Федерация-
сендә өлешчә мобилизация игълан итү турында” Указ: http://kremlin.ru/acts/news/69391
1997 елның 26 февралендә кул куелган “Русия Федерациясендә мобилизацион әзерлек һәм мобилизацияләү турында” №31-ФЗ санлы Федераль закон: http://kremlin.ru/acts/bank/10602/page/1
Өлешчә мобилизация вакытында ничә кеше повестка алачак?
Аңлатабыз. Башкортстан: https://vk.com/obyasnyaem102?w=wall-210976283_2494
Җавап: Оборона министрлыгы мәгълүматларына караганда, мобилизацияләнүчеләрнең гомум саны 300 мең кешедән артмаячак – бу илнең барлык мобилизацион ресурсларының 1 процентын тәшкил итә.
Студентлар махсус хәрби операциягә алынамы?
Аңлатабыз. Башкортстан:
https://vk.com/obyasnyaem102?w=wall-210976283_2487
Җавап: Дәүләт аккредитациясе булган югары уку йортлары студентлары, запаста булмасалар, өлешчә мобили­зацияләнгәндә чакырылырга тиеш түгел.
Бакалавриат тәмамлаганнан соң шунда ук магистратурага яки аспирантурага укырга кергән студентларга да отсрочка бирелә.
Махсус хәрби операция территориясенә срочный хезмәт үтүче солдатлар җибәрелерме?
Аңлатабыз. Башкортстан:
https://vk.com/obyasnyaem102?w=wall-210976283_2486
Җавап: Чакыру буенча хәрби хезмәткәрләр (“срочниклар”) махсус хәрби операциядә катнашу өчен җибәрелмәячәк.
Быел хәрби җыеннар булырмы?
Җавап: Өлешчә мобилизация игълан ителү сәбәпле, хәрби җыеннар гамәлдән чыгарылган.
Мобилизацияләнүчеләрне хезмәткә әзерләя­чәкләрме?
Аңлатабыз. Башкортстан: https://vk.com/obyasnyaem102?w=wall-210976283_2493
Җавап: Әйе, әзерләячәкләр. Гражданнар, һичшиксез, үзләренең күнекмәләрен искә төшерү өчен өстәмә хәрби әзерлек узачак.
Мобилизацияләнүчеләрне кая җибәрәчәкләр?
Аңлатабыз. Башкортстан:
https://vk.com/obyasnyaem102?w=wall-210976283_2493
Җавап: Алар Кораллы Көчләрнең берләшмәләренә, хәрби частьларына һәм бүлекчәләренә җибәреләчәк, анда командованиенең кабул ителгән карарлары нигезендә бурычларын үтәячәкләр.
 
фото: "ЧПБ"

Резеда ГАЛИКӘЕВА әзерләде.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас