+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
28 сентябрь 2022, 10:25

Көл куркыныч чирләргә дә дәва

Көлнең файдасын беләсезме?

Көл куркыныч чирләргә дә дәваКөл куркыныч чирләргә дә дәва
Көл куркыныч чирләргә дә дәва

Көлнең бик күп авыруларга дәва икәнен беләбез. Шулай ук көлнең менә дигән ашлама икәнлеген күптән белә. Әмма аның хәтта рактан да дәвалавы турында барысы да белеп бетермидер әле.

Яман шеш (рак) чиренә дучар булган авыруларны дәвалаганда халык медицинасы каен көленә мөрәҗәгать итә.

Бер кочак каен утынын мичтә яндырганнан соң, иң өстәге көмешсыман көлен агач кашык белән аласың да биш өлешкә бер өлеш бәрабәренә чишмә суына саласың һәм талгын утка куясың. Савыт я балчыктан эшләнгән, я эмаль булырга тиеш. Ун минут кайнатканнан соң, сөзеп, шешәләргә тутыралар, әйбәтләп ябып, салкын урынга куялар.

Ашказанында яман шеш булганда шушы каен селтесен 50 миллилитр (якынча сигез чәй калагы) сөткә яки җимеш сутына салып, ашар алдыннан көненә өч тапкыр эчәсең. Тәме чыдарлык түгел инде түгеллеккә, әмма яман шешнең үсүен мотлак туктатачак. Бу очракта ит ашамыйча, яшелчә-җимеш белән туклану зарур. Әфлисунны күпләп ашарга, сөт ризыкларына өстенлек бирергә кирәк булыр.

Фото: roshal-lkz.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас