+4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
28 сентябрь 2022, 12:44

Ташкабакны кемгә ашарга ярый, кемгә – юк?

Ташкабак үзенең структурасы белән ашказаны һәм эчәклек ялкынсынуы китереп чыгарырга сәләтле түгел. Аны ашказаны-эчәк тракты һәм шикәр диабеты авыруларыннан интегүчеләргә ашарга киңәш итәләр. Ташкабакның суты нерв системасын тынычландыра, ә бу үсемлекнең пешерелгән чәчәкләре ярдәмендә тире авыруларын дәвалыйлар.

Ташкабакны кемгә ашарга ярый, кемгә – юк?
Ташкабакны кемгә ашарга ярый, кемгә – юк?


Өлкәннәр менюсына кабакчыкны ашказаны-эчәк тракты функцияләрен һәм канны яңартуы өчен кертәләр. Өстәвенә, кабакчыкларны кулланып, кешеләр шул рәвешле атеросклероз үсешенә каршы көрәшә.

Төрле яшьтәге кешеләргә тозсыз һәм майсыз пешерелгән өлгереп җитмәгән ташкабакны сидек кудыру чарасы буларак кулланырга мөмкин. Бу очракта аларны кабыгы белән пешереп ашарга кирәк. Ташкабакның эчке йомшагы һәм орлыгы да файдалы. Орлыкларны кыздырмыйлар, бары тик духовкада киптереп, көненә 15-25 данә ашыйлар.

Ташкабак бөерләр өчен файдалы булса да, бөере чирле кешеләргә аларны артык куллану зыян китерергә мөмкин. Моннан тыш, гастрит һәм ашказаны җәрәхәте авырулар белән интегүче кешеләргә аны пешмәгән килеш кулланырга ярамый.

Фото: pixabay.com.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: