+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
30 сентябрь 2022, 10:50

Көзне бу җимешләрне күбрәк ашагыз...

Буыннар сызлаганда алар аеруча файдалы.

Көзне бу җимешләрне күбрәк ашагыз...
Көзне бу җимешләрне күбрәк ашагыз...
Буыннар авртуы елдан-ел яшәрә бара. Шуңа да туклануга аеруча игътибар итәргә кирәк. Буыннар ялкынсынуын медицинада артрит дип йөртәләр. Артритка күбрәк калий булган ризыклар ярдәмгә килергә мөмкин. Эш шунда ки, калий натрий дәрәҗәсен нормальләштерә, сыеклык тотуны киметә, организмга буыннарда һәм сөякләрдә кальцийны дөрес кулланырга булыша.

Организмга калий күбрәк керсен өчен рационда дүрт җимеш булырга тиеш. Бу кавын, банан, өрек һәм әфлисун. Әйтик, 100 грамм бананда — 358 миллиграмм, ә 100 грамм кавында —267 миллиграмм, әфлисунда — 181 миллиграмм, өректә 259 миллиграмм калий бар.

Күрәгә шулай ук калийга бай. Аның 100 граммында 1 162 миллиграмм калий булуы билгеле.

 
Фото: dailymail.co.uk

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: