+12 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
6 Октября 2022, 06:25

Шыксыз көнне мич ашлары ямьли!

Болытлы-яңгырлы караңгы көзге көнне өйгә хуш ис чыгарып, мичтә нидер әзерлисе килә. Сезнең дә шулаймы? Камырга тотынырга ашыкмагыз, әйдәгез бүген бәрәңгедән бик тәмле запеканка пешерәбез.  

Шыксыз көнне мич ашлары ямьли!Шыксыз көнне мич ашлары ямьли!
Шыксыз көнне мич ашлары ямьли!

Безгә кирәк булачак:
Уртача зурлыктагы алты бәрәңге;
Ике йомырка;
Ике сармсак теше;
3-4 кашык майонез;
100 грамм сыр;
1 кашык кипкән укроп яисә үзегезгә ошаган башка яшел аштәмләткеч;
Тәменчә тоз, борыч.

Сырны һәм сарымсакны вак кыргычтан чыгарабыз. Сырның яртысын бер йомырка һәм укроп белән кушып, бутыйбыз. Бу катнашма безнең запеканканың өстенә кирәк булачак.
Калган сыр янына икенче йомырканы, сарымсакны, майонезны, кыргычтан үткәреп, бәрәңгене салабыз. Тоз, борыч өстәп, бутыйбыз һәм диаметры 26 сантиметр булган табага салабыз. Өстенә йомыркалы-сырлы-укроплы катнашма коябыз.
180 градуска җылытылган мичтә 40 минут пешерәбез. Запеканканың өсте алтынсу төскә керергә тиеш.
Бу запеканкага ит фаршы яисә гөмбә кушып, төрләндерергә дә була. Ләкин бәрәңге белән генә дә бик тәмле килеп чыга. Ә өйгә тәмле сарымсак исе тарала.
Тәмле булсын!

Фото: budvtemi.com

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас