+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
8 октябрь 2022, 03:15

Мине “увольнение”гә җибәрә алалармы?

– Президент Указына ярашлы, өлешчә мобилизация игълан ителде, тик мин – контракт буенча хезмәткәр. 19 сентябрьдә контракт вакыты тәмамланды, хезмәттән азат ителү турындагы боерык 5 сентябрьдә чыкты, әмма часть исемле­геннән төшереп калдырылмадым. Мине “уволь­нение”гә җибәрә алалармы?

Мине “увольнение”гә җибәрә алалармы?Мине “увольнение”гә җибәрә алалармы?
Мине “увольнение”гә җибәрә алалармы?

– Мөгаен, сезне шәхси состав исемлекләреннән чыгару турында боерык булмас, гәрчә сезнең контракт тәмамланса да. Русия Президентының 2022 елның 21 сентябрендәге “Русия Федерациясендә өлешчә мобилизация игълан итү турында”гы 647 санлы Указы нигезендә, хәрбиләр тарафыннан төзелгән хәрби хезмәт узу турында контрактлар, әлеге Указ нигезендә билгеләнгән нигезләр буенча хәрби хезмәткәрләрне хезмәттән азат итү очракларыннан тыш, өлешчә мобилизация чоры тәмамланганчы гамәлдә булуын дәвам итә.

Ләкин сезнең очракта “увольнение” өчен көрәшеп карарга була. Нигезе – Указ имзаланган вакытка сез юридик яктан инде хәрби хезмәткәр булмагансыз. Бу очракта нинди чаралар күрергә кирәк: тәүдә – часть командирына, мәсьәлә хәл ителмәсә – югарыда торган командованиегә, аннары хәрби прокуратурага мөрәҗәгать итегез.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас