-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
12 октябрь 2022, 11:32

Слива нәрсәдән файдалы?

Эчәкләрне арчу өчен иртән ач карынга 300 грамм чи слива яисә 100 грамм караҗимешне бер стакан салкын су белән эчәргә киңәш ителә. Монда слива йомшагындагы пектин матдәләре төп рольне уйный. Алар эчәкләргә йомшак дезинфекцияләү йогынтысы ясый.

pixabay.com
Фото:pixabay.com

Гастриттан һәр ашау алдыннан 2-3 слива ашарга, йә ярты стакан слива согы эчәргә кирәк. Сливада аппетитны ачучы һәм шул нигездә ашказаны эшчәнлеген яхшыртучы матдәләр бар.

Йөрәк авыруларыннан һәм гипертониядән көн саен 100-150 грамм слива яки 50-75 грамм караҗимеш ашарга мөмкин. Сливаны шундый ук күләмдә ревматизм, подагра, бөер авырту, туберкулез, сидек куыгындагы таш, үпкә ялкынсынуы кебек сырхаулардан да ашарга киңәш ителә.

Тәндәге җәрәхәткә чи слива согына манчылган мамык кисәге каплап куегыз.

Караҗимеш бактерияләргә каршы торучы искиткеч сыйфатка ия җимеш санала. Ул аеруча итне дезинфекцияләү өчен кулланыла. Мәсәлән, ит фаршына өстәлгән караҗимеш андагы бактерияләрне үрчеттерми. Моннан тыш, киптерелгән слива дымны бик яхшы саклый, ит озак вакыт сусыл булып тора, дип яза “Саулык. Татар халык медицинасы”.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: