+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
18 октябрь 2022, 10:40

Балан вакытын файдаланып калыгыз!

Күз явын алып балан өлгергән вакыт. Безнең халык аннан файдалана белә иде. Бәлешен, катыгын, кайнатмасын эшли. Ә сыек камырдан балан пирогы әзерли беләсезме?  

Балан вакытын файдаланып калыгыз!
Балан вакытын файдаланып калыгыз!

Безгә кирәк булачак:
Каймак — 200 грамм;
Он — 1,5 стакан;
Сөт яисә су — 1 стакан;
Ванилин — бер кап;
Сода — ¼ калак;
Йомырка — 2;
Шикәр — 0,5 стакан;
Бер чеметем тоз.

Эчлек өчен:
Балан — бер стакан;
Шикәр — 0,5 стакан;
Акмай — 20 грамм.
Баланны башта ике сәгатькә салкын суга салып куерга кирәк. Шуннан соң суны түгеп, табада эретелгән май өстенә салырга, шикәр өстәргә һәм, бутап торып, карамель кебек булганчы эретегез.
Каймак, шикәр, тоз, сода, йомырка һәм оннан сыек камыр әзерләгез. Ванилин һәм табадагы баланны салып, яхшылап бутагыз.
Мультиваркагыз булса, бу пирог анда бик яхшы пешә. Булмаса, мичтә дә пешерергә була.
Чәйләрегез тәмле булсын!
Ә сез баланнан ниләр әзерлисез, дуслар?

Фото: https://pirogi-i-torty.ru/

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: