Табиб сүзләренә караганада, Урта диңгез диетасы һәм физик активлык картаю тизлегенә йогынты ясый.
"Бүгенге көндә безнең арсеналда ике катлаулы фактор барлыкка килде. Бу - билгеле бер туклану һәм хәрәкәт режимы", - диде Кирилл Прощаев.
Ул организмда хәрәкәт иткәндә күп кенә кан тамырлары авыруларыннан котылырга мөмкинлек бирә торган матдә бүленеп чыгуын билгеләп үтте.
"Кайбер факторлар тәэсирендә кан тамырлары эндотелиясендә организмда газ гормоны - азот оксиды барлыкка килә. Ул кан тамырларын киңәйтүгә, артериаль басымны киметүгә һәм кан тамырларының атеросклеротик процессларга тотрыклылыгын күтәрүгә ярдәм итә", - дип аңлатты геронтолог.
Табиб шулай ук төп факторларның берсе - туклану режимы, дип өстәде. Аның сүзләренчә, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы Урта диңгез диетасын тәкъдим итә.
Фото: pixabay.com.