

Тавыш дәрәҗәсе ничек үлчәнә?
Соңгы елларда тавыш дәрәҗәсен билгеләүче байтак җайланма-приборлар уйлап табылды. Тавыш үлчәгеч, ешлыклы анализатор, коррелометр — һәммәсе дә шушы максатка хезмәт итә. Әмма аларның барысының да үлчәү берәмлеге децибелларда (дБ) билгеләнә.
Мисал өчен, үлән шыбырдавы һәм кешенең тын алышында чыккан тавыш 10 децибел тәшкил итә. Агачлар шаулавында әлеге күрсәткеч — 25, кычкырып сөйләшкәндә — 60, ә сабый елаганда 80 децибелга җитә. Мәктәптә тәнәфес вакытында укучылар төркеменең тавышы — 80, перфоратор эше — 95, мотоциклның двигатель тавышы — 90 децибел булса, төнге клубта дискотекада күрсәткеч 110га ук менә.
Шунысы да мәгълүм булсын: дөньяда иң тавышлы шәһәрләр арасында Кытайда — Пекин һәм Чуанчжау, Һиндстанда — Дәһли һәм Мумбаи, Мисырда — Каһирә, Төркиядә Стамбул билгеләнгән. Дөнья рейтингында Мәскәү — 11нче, ә Санкт-Петербург 13нче урында тора. Иң тыныч шәһәрләр кайда дигәндә, тикшеренүләрдән күренүенчә — Цюрих, Вена, Осло, Мюнхен һәм Стокгольм.
Шау-шу чыганаклары
Беренче урында — транспорт. Магистральләрдә гомум тавыш дәрәҗәсе һәркайда да
80 дБдан арта. Әйткәндәй, шәһәрләрдә күпкатлы йортларда яшәүчеләрнең биектәрәк булганнарына тавыш көчлерәк яңгырый. Төнлә тимер юл составы тавышы да йөзләрчә метрга тарала.
Икенче урында — коммуналь һәм сәнәгать биналары өлеше. Аңа вокзал, автостанция, трамвай депосы, автобус-троллейбус паркы, сәүдә комплекслары, инженерлык корылмалары һәм башка дистәләрчә объектлар керә.
Белешмә. Экспериментлардан күренүенчә, метрополитендагы поезд тавышыннан (100 дБ) бүлмә үсемлекләре корый. Автомагистральгә якын агачлар машиналар бүлеп чыгарган газдан гына түгел, ә аның тавышыннан да корып юкка чыга. Реактив самолет тавышы бал кортлары эшчәнлеген киметә, ә комакларны “акылдан яздыра”.
Җил электр станцияләренең тавышы тереклек дөньясына, бигрәк тә кошлар тормышына тискәре йогынты ясый.
Кораб һәм су асты көймәләренең көчле двигатель тавышы диңгез-океаннарның тереклек дөньясына зыян салуы да ачыкланган.
Кире йогынтысы
Кешеләрнең генә түгел, һәр тереклек иясенең артык тавыштан качарга омтылуы табигый хәл һәм организмның дөрес реакциясе. Көчле тавышка бигрәк тә урта һәм өлкән яшьтәгеләр сизгер.
Артык тавыш кешенең нерв системасына тискәре йогынты ясый. Йөрәк, ашказаны чирләре, шулай ук, кешенең ишетү сәләте кимүгә китерүче сәбәпләр дә шуңа бәйле. Тавыш көчле булганда йокысызлык чире барлыкка килүе ихтимал, кешенең игътибары, эш сәләте кими. Артык тавышның даими кабаталануы гипертония чиренә дучар итәргә мөмкин. Аның үзәк нерв системасына тискәре йогынтысы зур, тын алу һәм йөрәк тибеше, матдәләр алмашынуы бозылуга да көчле тавыш сәбәпче.
Игътибар! Тавыш дәрәҗәсенең югары булуы (140 децибелдан күбрәк) колак эче барабан элпәсе өзелүгә, контузиягә, ә тагын да зуррак (160 децибелдан артыграк) булганда, үлемгә китерергә мөмкин.
Федераль канунда нәрсә диелгән?
Шәһәрдә һәм шулай ук авылда “тавыш тәртибе”н көйләүче Русия законы гамәлдә. Анда кайчан “тавышлы эш”ләр башкарырга рөхсәт ителүе билгеләнгән.
Фатирда ремонт эшләргә, әйтик, иртәнге 7дән кичке 23 сәгатькә кадәр рөхсәт ителә. Ниндидер тавышлы гамәл башкару, шул рәвешле, кичке 23 сәгатьтән иртәнге 7гә кадәр тыела.
Төнлә күрсәтелгән вакыт аралыгында, күпкатлы йорт фатирларында электр корылмасы ярдәмендә тишү, гомумән, аларны файдалану рөхсәт ителми. Әйтергә кирәк, мондый таләп ял көннәрендә дә үтәлергә тиеш. Шулай ук, кичке 23 сәгатьтән соң музыканы да кычкыртып тыңларга ярамый.
Башкортстанда кабул ителгән 403нче санлы закон федераль законнан берникадәр аерыла. Әлеге закон төзәтүләр белән 2020 елның 23 сентябрендә кабул ителде.
Ә бездә?
Башкортстан законнарына ярашлы, шәһәр фатирында да, шәхси йортларда да ял һәм эш көннәрендә кайсы сәгатьләрдә “тавышлы эш” башкару вакыты тәгаен билгеләнә. Иртәнге 7дән кичке 23 сәгатькә кадәр булганы федераль закондагыча кала.
Ә менә бәйрәм яисә ял көннәрендә “тавышланырга” иртәнге 9дан кичке 23 сәгатькә кадәр генә рөхсәт ителә.
Игътибар! Законда, шулай ук, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында аерым очракларда тынлыкны бозу хокукы биргән шартлар да билгеләнгән. Гадәттән тыш хәлләрне булдырмый калуга юнәлтелгән чаралар, хокук саклау органнарының махсус операцияләре, урындагы хакимият тарафыннан рөхсәт ителгән халыкның күңел ачу чаралары, дини бәйрәмнәр һәм Яңа елны каршы алудагы тантаналарда закон үтәлеше “гадәттән тыш” категориясе очрагына керә.
Республикада кабул ителгән “тынлыкны тәэмин итү” турындагы законда көндезге вакытта тавышлы ремонт эшләре һәм электр ярдәмендә эшләүче тишкеч тавышыннан башкалары “тыныч сәгать”не бозу дип кабул ителми. Димәк, көндезге сәгатьләрдә фатирда сызгырырга да, көчле музыка тыңларга һәм кычкырып сөйләшергә дә ярый, дигән сүз.
Билгеле, төнге сәгатьләрдә фатирларда тынлык тулысынча сакланырга тиеш. Төн якынлашканда, кычкырып сөйләшү, ремонт белән шөгыльләнү һәм көчле тавышлы музыка тыңлау шулай ук, шәхси йортта да рөхсәт ителми.
Башкортстан законы буенча, фатирда ремонт эшләргә һәм электр тишкеч кулланырга, ял көнне дә, эш көннәрендә дә ярый. Әмма “тынлык сәгате”ндә бу эшләрне туктатып торырга кирәк булачак. Ул һәркөнне 13 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр дәвам итә.
Игътибар! Республика законында музыкаль композицияләрне дүшәмбедән җомга көнгә кадәр 7-23 сәгатьләрдә, шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә иртәнге тугыздан кичке унбер сәгатькә кадәр тыңларга рөхсәт ителә. Билгеле, сүз чаманы белеп, “колакны ярмастай” тавышлы музыка турында бара.
Нинди җаваплылык каралган?
Югарыда телгә алынган законнарны бозучыларга карата түбәндәге административ җаваплылык каралган:
* Физик берәмлекләргә — 2-3 мең сум;
* Вазыйфалы кешеләргә — 5-8 мең сум;
* Юридик берәмлекләргә — 20-30 мең сум штраф.
Законны икенче тапкыр бозган очракта:
* Физик берәмлекләргә — 3-5 мең сум;
* Вазыйфалы кешеләргә — 8-10 мең сум;
* Юридик берәмлекләргә — 20-30 мең сум штраф.
Шәхси йортта яшәүчеләр тарафыннан һәм урамда “тынлык турында”гы закон үтәлмәгән очракта, штрафлар югарыда бәян ителгән күләмдә каралган.