-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
2 ноябрь 2022, 14:40

Бәрәңге кан басымын төшерә

Даруга үрелгәнче, дөрес туклануга игътибар итегез.

Бәрәңге кан басымын төшерә
Бәрәңге кан басымын төшерә

Бәрәңге кан басымын нормальләштерергә ярдәм итүче калий белән магнийга бай. Моннан тыш, уртача зурлыктагы бәрәңге 150-160 калориягә генә ия. Кан басымын төшерү өчен әрчелмәгән бәрәңгене суда яисә томалап пешерегез. Йогырт салып ашасагыз, икеләтә файдалы булачак.

Көн саен бер стакан сөт, кефир, яки йогырт эчкән кеше сөт ризыкларын онытканда бер ашаучыга караганда югары кан басымыннан 11 процентка азрак интегә. Көнне сөттә пешкән ботка, майсыз кефир һәм смузидан башлагыз.

Фасоль клетчатка, магний һәм калийга бай. Һәр көнне фасоль, борчак яисә ясмык ашарга гадәтләнәсез икән, сезне кан басымы борчымаячак.

Банан калий чыганагы булып тора. Банан тозның да зыянлы йогынтысын бетерә. Өлкәннәргә көн саен 4,7 грамм калий кирәк. Ә бер бананда киңәш ителгән норманың 12 проценты бар. Аны иртән боткагызга салыгыз, я булмаса түгәрәкләп кискәләп, киптерегез. Тәмле десерт та булачак, кан басымыгыз да төшәчәк.

Фото: flora-world.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: