+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
2 ноябрь 2022, 10:36

Бу җимеш картаюны акрынайта һәм хәтерне яхшырта

Диетолог Туба Сунгур ни өчен кешенең көндәлек туклану рационында гранат булырга тиешлеген аңлатты.

Бу җимеш картаюны акрынайта һәм хәтерне яхшырта
Бу җимеш картаюны акрынайта һәм хәтерне яхшырта

Әйтик, көзге-кышкы чорда иммунитетның көчсезләнүенә дучар булган кешеләргә көн саен гранат кулланырга тәкъдим ителә. Эш шунда ки, анда бик күп витаминнар, микроэлементлар һәм фолий кислотасы бар.

Әмма шикәр чиреннән интегүче кешеләргә эксперт бу җимеш куллануны контрольдә тотарга киңәш итә, дип хәбәр итә Төркиянең “Cumhuriyet” басмасы.

Шулай ук гранат буыннар авыртуын җиңеләйтергә, тиренең картаю процессын акрынайтырга, хәтерне яхшыртырга ярдәм итә ала. Моннан тыш, бу җимештә күп клетчаткалар бар, шуңа күрә ул ашказаны-эчәк тракты эшен җайга салырга сәләтле.

Фото: pixabay.com.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: