Көн саен 100 грамм көнбагыш төше ашау йөрәк-кан тамырлары системасы һәм бавыр авыруларыннан саклый. Ул авыр эштә эшләүчеләргә, спорт белән шөгыльләнүчеләргә файдалы.
Яра, җәрәхәтнең тизрәк төзәлүенә ярдәм итә, шуңа да сөяк сынганда да алыштыргысыз ризык булып тора.
Симерүдән интеккән кешеләргә көнбагыш артык холестеринны чыгарырга булыша.
Көн саен бер уч көнбагыш ашасаң, чәчләр ныгый, ялтырап тора башлый, чөнки көнбагыш җиңел эшкәртелә торган цинкка бай.
Кыздырылмаган көнбагыш йокыны яхшырта. Көнбагыш сару кайнауны да баса.
Көчле ютәл борчыганда көнбагышны кыздырып изәләр. 2-3 аш кашыгы порошокны 0,5 литр баллы суга салып, сыеклык 0,4 литрга калганчы кайнаталар. Төнәтмәне сөзеп, ашар алдыннан көнгә 3 тапкыр 1әр аш кашыгы кабул итәләр.
Кан басымы уйнаганда һәм атеросклероздан саклану өчен көнбагышны (0,5 литрлы банка белән алырга) кәстрүлгә салалар, 2 литр су өстиләр. 2 сәгать сүлпән утта кайнаталар. Төнәтмәне сөзеп, көн дәвамында эчәләр. 2 атна дәваланалар. 5 көн ял иткәч, курсны кабатлыйлар. Кан басымы җайга салынганчы дәваланалар.
Чи көнбагыш файдалыракмы, әллә кыздырылганымы? Экспертлар чи көнбагышны сайларга киңәш итә. Кулланыр алдыннан аларны суда сигез сәгать тоту да яхшы. Бу алым фитин кислотасын нейтральләштерәчәк, ул көнбагыштагы туклыклы матдәләрне үзләштерүгә комачаулый.