-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
3 ноябрь 2022, 10:25

"Тун астындагы селедка"ны яңача ясый беләсезме?

Бер яңа ингредиент бу салатны тел йотарлык ясый! Кунакларыгызның, якыннарыгызның исе китәр!  

"Тун астындагы селедка"ны яңача ясый беләсезме?
"Тун астындагы селедка"ны яңача ясый беләсезме?

Селедка балыгын бәрәңгеле, кишерле, чөгендерле "тун" астына салып ашарга яратмаган кеше сирәктер. Үзе матур, үзе тәмле бу салатны барыбыз да үз итә. Аны әзерләү өчен кыйммәтле ризыклар да кирәкми. Бүген без сезгә аны яңача әзерләргә тәкъдим итәбез. Ул тагын да тәмлерәк булачак!

Борчылмагыз, бернинди катлаулы ысуллар кирәкмәячәк. Бары тик бер яңа ингредиент кына өстибез. Башладыкмы?
Салат савытына башта, һәрвакыттагыча, пешкән бәрәңге кырып салабыз. Өстенә бераз майонез сылагач, вак итеп туралган селедка балыгын мул гына тезеп чыгабыз.

Хәзер вак итеп туралган суганны аерым савытка салып, аз гына шикәр комы, тоз, аш серкәсе салып, бутыйбыз. Кызыл суган белән алма серкәсе булса, бигрәк тә яхшы. Суганны балык өстенә салабыз.

Менә хәзер моңа кадәр кулланмаган яңа катламга вакыт җитте. Ул — мойва балыгы уылдыгы. Бу ризык барлык кибетләрдә диярлек сатыла, ул кадәр кыйммәт тә түгел. Шушы уылдыкны суган өстенә сылап чыгабыз.

Хәзер чират — кыргычтан чыгарылган кишергә. Кишер өстенә бераз майонез сылап, кырылган пешкән кызыл чөгендер белән салатыбыз катламнарын төгәлләп куябыз һәм теләгәнчә бизибез.

Кишердән соң бер кат пешкән йомырка да салырга мөмкин. Кишерне бөтенләй салмаска да була. Ә калган ингредиентлар — мотлак.
Ашларыгыз тәмле булсын!

Фото: vseglisty.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: