Лимон кан басымын көйли, ютәлне баса.
Ютәлдән тигез күләмдә бал, лимон согы, шикәр комы кушып кайнатырга да, өянәк башлангач, 1 аш кашыгы күләмендә кабарга.
Вирусларга каршы чөгендер һәм лимон согы кушылмасы – иң яхшы чара.
Гипертониядән интегүчеләргә тәүлегенә 3–4 тапкыр кабыгы белән ярты лимон ашарга.
Баш авыртканда, лимон кабыгының ак элпәсен арчып, юеш ягы белән чигәгә куеп, берникадәр вакыт тотарга. Озакламый лимон кызарып чыгар, ә башыгызның авыртуы бетәр.
Күңел болганганда, лимонның кабыгы белән йомшагы арасындагы ак элпә ярдәмгә килә. Косасы килгәндә, бераз гына баллы лимонлы су эчеп, сохари ашап куярга кирәк.
Яхшы ишетү өчен дә лимон кулланыла. Моның өчен көнгә 1/4 лимоның кабыгын ашау да җитә.
Йөрәк, кан тамырларын ныгытабыз. Лимонда витаминнар белән бергә калий кебек бик кирәкле микроэлемент та бар. Ул җимеш составындагы цитрин һәм аскорбин кислотасы белән кушылып, нечкә кан тамырларының стеналарын ныгыта, аларның сыгылмалылыгын арттыра, дип яза “Саулык. Татар халык медицинасы”.
Фото: pixabay.com.