+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
8 ноябрь 2022, 12:04

Ни өчен самолетта томат суты эчәргә кушмыйлар?

“American Airlines” авиакомпаниясе стюардессасы Андреа Сонг очыш вакытында пассажирларга ни өчен томат сутын кулланудан тыелып торырга кирәклеге турында сөйләде.

Ни өчен самолетта томат суты эчәргә кушмыйлар?
Ни өчен самолетта томат суты эчәргә кушмыйлар?
Бортпроводница аңлатканча, коры һава һәм биеклектәге басым аркасында кешенең тәм рецепторларының эше бераз үзгәрә һәм кайбер гадәти эчемлекләрнең тәме башкача булып тоела. Әмма бу томат сутына кагылмый - аның тәме элеккечә кала. Пассажирлар шуннан файдалана да, әмма стюардесса моны бу эчемлектә тозның күп булуы аркасында эшләргә киңәш итми.

Андреа Сонг раславынча, томат суты составындагы тоз аякларның сизелерлек шешенүенә китерергә мөмкин, бу сезнең самолетта очышны уңайсыз итәчәк.

Фото: pixabay.com.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: