+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
9 ноябрь 2022, 10:41

Көн дә бер кыяр ашагыз, файдалы

Кыярда бәхет гормоны – серотонин бар. Шуңа күрә бу яшелчәне кәеф төшкәндә, арыганда һәм депрессия вакытында ашарга киңәш ителә.

Көн дә бер кыяр ашагыз, файдалы
Көн дә бер кыяр ашагыз, файдалы
“Диетологлар авырлыкны киметү, шешләрне бетерү һәм тиренең торышын яхшырту өчен яңа өзелгән кыяр ашарга киңәш итә.
Белгечләр сүзләренчә, кыяр организмны арчырга һәм ашкайнату системасы эшен нормальләштерергә, целлюлиттан котылырга ярдәм итә.

Бу яшелчә 95 процент судан тора, калган биш проценты клетчатка тәшкил итә. Кыяр шулай ук май барлыкка килүгә комачаулый торган тартрон кислотасына да бай.

Кыярны арчымыйча гына ашагыз. Аның кабыгында К, А, С һәм В төркеменә керүче витаминнар, шулай ук тимер, калий, фосфор, бакыр һәм магний минераллары бар”, дип яза “Саулык. Татар халык медицинасы”.

Фото: pixabay.com.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: