Өегез җылырак булсын, дисәгез, радиатор артына фольгадан яктылыкны чагылдыра торган экран ясап куегыз.
Сатуда хәзер каплагычлар да (кожух) сатыла. Ул радиаторларны яшерү, бизәү мөмкинлеге бирә. Моның өчен алюминий каплагыч алырга кирәк, ул караңгы төстә булса, өйне яхшырак җылытачак.
Фото: stroitelnye-materialy-v-belgorode.ru