

Иртәрәк тозлаганнар бетеп бара иде, шәп булды - яшь укучыбыз белән без дә тозлыйк әле кәбестәне.
Кәбестә тозлау өчен агач мичкә яки зур пыяла савыт әйбәт. Эмальле кәстрүл дә кулланырга мөмкин. Тик аның ярылган-чатнаган, купкан урыннары булмаска тиеш. Ә менә пластик чиләкләр яки тутыкмас корычтан эшләнгән кәстрүлләр бу эшкә ярамый. Өстенә бастырык рәвешендә кую өчен юылган чиста таш яки сулы банка кулай. Кәбестә өстенә тимер әйберләр куярга ярамый. Тозга килгәндә, йод кушылмаганын алырга кирәк. Чөнки йодлы тоз кәбестәне йомшарта. Тозлык ясап тозлаганда, 1 кг кәбестәгә чама белән 1 аш кашыгы тоз салалар. Ә инде “коры килеш” тозлаганда, тозны күбрәк салырга кирәк.
Тозлау өчен калынрак турау әйбәт, юкса кәбестә йомшарачак. Бакчада үзегез үстергәнсез икән, чабып алгач, күчәнен, аерым ваклап турап, кәбестәгә кушып җибәрү начар булмаячак. Чөнки күчәндә файдалы матдәләр күп. Сатып алынган кәбестә күчәнен кулланмау хәерлерәк, чөнки аның күпме нитрат һәм химикатлар туплаганлыгын белеп булмый ич. Кәбестәне кайвакыт шакмаклап турыйлар, ә кайбер очракларда дүрт өлешкә яки яртылаш бүлеп кенә дә тозлыйлар. Әчүдән туктагач (тозлыгы тонык төскә керә), кәбестәне салкынчарак урынга алып куярга кирәк.
Кәбестәгә һәрвакыт диярлек кишер өстиләр. Никадәр күбрәк булса, шуның кадәр яхшырак. Чөнки кишер кәбестәнең кетердәвеклеген арттыра, хуш ис бирә. Шулай ук хуш исле түгәрәк кара борыч, ак әнис, укроп орлыклары, канәфер, кузаклы әче борыч салалар (тәмләткечләрне тоз белән бер күләмдә диярлек алырга кирәк). Кайбер хуҗабикәләр кәбестәгә мүк, нарат җиләкләре, алма, слива да куша. Кайвакыт чөгендер салалар: бу яшелчә кәбестәгә кызгылт төс бирү белән беррәттән, үзенчәлекле тәм дә өсти.
Угычтан уылган кишер кәбестәгә алсу төс кертә, кишерне юка гына итеп тураганда исә кәбестә ак төсен югалтмыйча кала.
Бактерияләрдән саклау өчен, кәбестә тозлауда кулланыла торган савыт эченә юка гына итеп бал катламы сыларга була.
Кетердәп торсын өчен, кәбестәгә бераз гына керән тамыры өстиләр.
Кәбестәнең өстен керән яфраклары белән каплап куярга кирәк, чөнки алар күгәрүдән саклый.
Бераз гына кыяр тозлыгы өстәгән очракта, кәбестә тагы да тәмлерәк тозланачак.