— Кибеттән ламинат сатып алган идек. Аны кире кайтарырга булдык. Бу мөмкинме икән? Ламинат үзе болай сыйфатлы, безгә туры гына килмәде.
Кире тапшырырга мөмкинме?
— Закон буенча, кулланучы төзелеш материалларын ундүрт көн эчендә кире кайтарырга хокуклы. Бу срок сыйфатсыз һәм ниндидер сәбәпләр аркасында туры килмәгән сыйфатлы продукциягә дә кагыла.