Организмга йод җитмәү бик күп авырулар чыганагы булырга мөмкин. Әлеге элементның җитмәвен түбәндәге үзенчәлекләргә карап билгеләп була:
йокы килү;
хәтер начарлыгы;
апатия, депрессия;
хәлсезләнү;
тешләр, тырнаклар һәм чәчләр торышы начарлану;
тире кибү;
баш авырту;
хәл бетү, ишетү сәләте начараю, йөрәк авыртуы.
Ә йод җитәмәүне ничек ачыкларга соң?
Моның өчен колак чистарта торган мамык таяк, яки аңа уралган мамык белән шырпы һәм биш процентлы йод эремәсе генә кирәк. Әгәр дә сүз 5 яшькә кадәрге балалар турында барса, алар өчен 2,5 процентлы эремәне кулланырга кирәк.
Тест үткәрү алдыннан бу элементка аллергия юкмы икәнен тикшерергә кирәк. Моның өчен муенга яисә күкрәккә йод белән сызып карарга кирәк. Ун минут эчендә тәндә кызару да, яки башка дискомфорт күренмәсә - аллергия юк.
Йод челтәрен йөз, йөрәк тирәсеннән башка, теләсә кайсы урынга сөртергә мөмкин.
Әгәр дә йод тәнгә якынча бер тәүлек, яки аннан да күбрәк вакытта сеңгән икән, сез организм йодта югары ихтыяҗ кичермәгән азсанлы бәхетле кешеләр исемлегендә.
Әгәр йод челтәре 6-8 сәгатьтән соң юкка чыкса - йод җитми, әмма аның дефицитын йод азыгы, яки йодлы тоз ярдәмендә тулыландырырга мөмкин.
Әгәр челтәр 2-4 сәгать эчендә юкка чыкса, сезнең эшләр хөрт һәм сезгә ашыгыч рәвештә табибка мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә.
Фото: lekker.ru