+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
16 ноябрь 2022, 10:17

Розаларны... бәрәңгедә үстерегез!

Роза гөлләмәләре берничә көннән сула. Шушы ысул аларның гомерен күпкә озайтачак.

Розаларны... бәрәңгедә үстерегез!
Розаларны... бәрәңгедә үстерегез!

Кызлар, роза гөлләмәләрен һәркайсыбыз ярата. Берничә көннән сулган гөлләрне ташларга кызганыч. Шуңа да, кунаклар киткәч, аш-су бүлмәсенә савыт-саба юарга йөгермәгез, ә булачак роза куакларын әзерләүгә алыныгыз.

Судан чәчәк бәйләмен чыгарабыз да сабакларын астан кисәбез. Иң мөһиме - чәчәк һәм бөреләре калсын. Яфракларын алырга да мөмкин. Арытаба чәчәкне чи бәрәңгегә кадыйбыз (бәрәңгенең “күз”ләре булса — алырга кирәк). Чәчәкне савытка утыртабыз һәм мул итеп су сибәбез.

Савытны полиэтилен белән каплап, көньякка караган тәрәзә төбенә 40 көнгә куябыз. Вакыт-вакыт пакетны салдырып, чәчәккә “сулыш алырга” мөмкинлек бирәбез, кирәк булса — су сибәбез. Бераздан чәчәк бәрәңге белән тукланып, тамыр җибәрәчәк. 40-50 көннән соң полиэтиленны салдырып, туфракка яисә бакчага чыгарып утыртырга да мөмкин.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: