+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
17 ноябрь 2022, 12:43

Их, аяк сызлаулары...

Кайсы гына хатын-кыз моның белән җәфаланмый икән?!

Их, аяк сызлаулары...
Их, аяк сызлаулары...

Төнлә аяк сызлау белән интегүчеләр күп. Аякларны кая куярга белми таң аттырган чаклар да бар. Түбәндәге киңәш күпләргә ярдәм итәр.

Таз яки чиләккә 2-3 литр җылы су салырга һәм аңа хуҗалык сабыны салырга кирәк (хуш исле сабын кирәкми!). Су сөт төсенә керергә тиеш. Суга бер аш кашыгы тоз һәм чәй содасы салырга. Арытаба суга 10 тамчы йод тамызабыз да аякларны шунда батырып утырабыз. Су суынган саен аңа чәйнектән кайнар су өсти торыгыз. Шул рәвешле 15 минут утырабыз. Артыгын утыру, киресенчә, зарарлы булырга мөмкин.

Арытаба аяклары корытабыз, табанга бераз массаж ясап алу да артык булмас. Аякларга йон оекбаш киеп, йокларга ятабыз.

Әлеге суны 3 тапкыр кулланырга кирәк. Моның өчен аны җылытырга һәм тагын 10 тамчы йод өстәргә кирәк булачак.

10-12 тапкыр эшләсәгез файдасын сизәрсез. Ә теләк булганда күбрәк эшләргә дә мөмкин. Кемнәр аяклардагы кан тамырлары белән интегә, аларга суны җылымса гына итәргә кирәк.

Әлеге катнашма аяклардагы һәртөрле авыруларны бетерә. Сынап карагыз әле.

Фото: shkolabloggera.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: