-25 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
21 ноябрь , 14:09

Буыннарны шулай дәвалыйлар

Шушы рецептны саклап куегыз.

Буыннарны шулай дәвалыйлар
Буыннарны шулай дәвалыйлар

Халык медицинасы тезләрне, буыннарны, сөякләрне тернәкләндерү өчен бик яхшы рецепт киңәш итә. Иң мөһиме - биредә химия юк, ул табигый әйберләрдән генә әзерләнә.

Кирәк булачак:
3 аш кашыгы йөзем;
40 грамм кабак төше;
2 аш кашыгы желатин;
4 аш кашыгы кунжут;
200 грамм бал;
8 аш кашыгы җитен (лен) орлыгы.

Әзерләү һәм куллану:
Шушыларны бер савытка салып, блендер белән изегез. Катнашманы савытка салып, суыткычка куегыз. Һәр көн иртәнге һәм төшке аш алдыннан бер аш кашыгы кулланыгыз. Берничә атнадан күзгә күренерлек үзгәрешләр тоярсыз.

 

Аяк сызлаудан котылыр өчен түбәндәге киңәшкә күз салыгыз:  

https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2022-11-17/ih-ayak-syzlaulary-3034421

 

Фото: nogostop.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас в