+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
22 ноябрь 2022, 08:56

Көн саен кызыл чөгендер ашасаң, нәрсә була?

Кызыл чөгендер - Русиядә бик популяр яшелчә: һәр түтәлдә үсә, кибетләрдә һәм базарларда арзан тора, ә ул салынган борщ - гомумән, күпләрнең яраткан ризыгы. Әгәр дә кызыл чөгендерне көн саен ашасаң, нәрсә була? Яраткан яшелчә бик файдалы икән, тик барлык кеше өчен дә түгел. Бу хакта табиблар сөйләде.

Көн саен кызыл чөгендер ашасаң, нәрсә була?
Көн саен кызыл чөгендер ашасаң, нәрсә була?

Иң әүвәл шуны билгеләп үтәргә кирәк: кызыл чөгендердә клетчатка, марганец, тимер, A һәм C витаминнары, кальций, фосфор һәм антиоксидантлар бар. Болар барысы да, аңлавыгызча, организм өчен бик файдалы.

Чөгендер кан басымын киметә. Яшелчәдәге калий һәм файдалы нитратлар кан тамырларын киңәйтә һәм кан әйләнешен яхшырта. Шуңа күрә гипертоникларга 1:1 пропорциясендә су белән кушылган чөгендер суы эчү файдалы. Әмма икенче ягы да бар – чөгендер эчне йомшарта, шуңа күрә яшелчә һәм аның суты диарея китереп чыгарырга мөмкин.

Чөгендердә пребиотиклар буларак эш итә торган элементлар бар, ягъни алар эчәклекнең эшен нормальләштерә. Ә яшелчәдәге беталаиннар бавыр эшен яхшырта. Чөгендер организмнан токсиннарны чыгара ала. Тагын да аны ашауның уңай ягы – ул күрүне яхшырта.

Тик менә аны диабетикларга артык кулланмау яхшырак, чөнки яшелчә кандагы шикәр дәрәҗәсен күтәрә. Шулай ук чөгендергә аллергия дә булырга мөмкин, ә тагын аны бөерләрдә һәм үт куыгында ташы булган пациентларга ашарга ярамый.

Фото: pixabay.com.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: