+17 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
23 ноябрь 2022, 12:48

Киселгән чәчне, тырнакларны нишләтергә?

Атнакич тырнак кисү - матди яктан баюга.

Киселгән чәчне, тырнакларны нишләтергә?
Киселгән чәчне, тырнакларны нишләтергә?

Кискән тырнакны, коелган чәчләрне теләсә кая ташларга ярамый, диләр. Аларны ягаргамы, күмәргәме? Шушы сорауларга дин әһелләре түбәндәгечә җавап бирә.

Дин буенча, тырнакны атнакич яисә җомга көнне кисү яхшы. Җомга көнне җомга намазына әзерләнәбез, чистарыну гамәле сөннәт булып тора. Тырнакны атнакич киссәң – матди, җомга көн­не киссәң, рухи яктан бай булырсыз, дигән фикерләр дә бар. Дө­рес, ул зарур булган гомум ка­гыйдә түгел. Сөннәт булганга җомга көнне киңәш ителә.

Чәч тә, тырнак та – кешенең калдыгы, аларны күмәргә кирәк. Тырнакларны, чәчләрне сихер-бозым өчен кулланырга мөмкин, дип тә әйтәләр. Күмеп кую шуннан да саклый.

Фото: imrey.org

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: