+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
23 ноябрь 2022, 08:40

Кишер ябыктыра һәм яман шешне кисәтә

Табиблар кишернең файдалы һәм күпмедер дәрәҗәдә тылсымлы үзенчәлекләре турында сөйләде.

Кишер ябыктыра һәм яман шешне кисәтә
Кишер ябыктыра һәм яман шешне кисәтә

Теләсә кайсы сезонда сатып алып була торган һәм Русия өчен традицион яшелчә тире һәм күрү өчен генә файдалы түгел икән.

Антоксидантлар, клетчаткалар, минераллар һәм витаминнарга бай булганлыктан кишер бавыр һәм ашказаны-эчәк тракты функциясенә уңай йогынты ясый. Кишердәге матдәләр организмда май барлыкка килүне тоткарлый, шуның белән артык авырлыкны киметергә ярдәм итә.

Моннан тыш, тикшеренүләрдән күренүенчә, кишер куллану сөт бизендә яман шеше барлыкка килү куркынычын 60 процентка киметергә мөмкин, шулай ук инде булган яман шешләр белән көрәшергә ярдәм итә.

100 процент гарантияне беркем дә бирә алмаса да, кишер яман шешкә каршы диетага кертелгән.

Фото: pixabay.com.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: