-25 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
23 ноябрь , 10:55

“Кунаклар шок хәлендә”

Шулай дип аталучы салат әзерли беләсезме? Аның өчен томат сутындагы килька балыгы кирәк булыр. Үзенчәлекле, артык чыгымнар таләп итми торган тәмле салат ул!  

“Кунаклар шок хәлендә”
“Кунаклар шок хәлендә”

Килька балыгын савытка салып, чәнечке белән изегез. Ике йомырканы, ике кыярны шакмаклап турап, балык янына салыгыз. Ике йөз грамм пешкән дөге, бераз туралган яшел суган кушыгыз. Тәменчә тоз, борыч, майонез салып бутагыз.

Ак булканы шакмаклап турап, майлы табада кыздырып алыгыз, кыздырганда тоз һәм тәмләткечләр сибегез.
Әзер салатны матур савытка салып, өстенә кыздырылган булка кисәкләрен тезеп чыгыгыз.

Тәмле булсын!

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас в