+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
24 ноябрь 2022, 12:51

Сезнең организм салкыннарга әзерме?

Суык тиюләр, грипп, кискен респиратор вирус йогу күп очракта көзен, кышын иммунитет көчсез булганлыктан барлыкка килә. Иммун системасы чиргә каршы көрәшә алсын өчен нишләргә кирәк соң?

Сезнең организм салкыннарга әзерме?
Сезнең организм салкыннарга әзерме?

Көчле организм нинди инфекциягә дә каршы тора ул! Белгечләр әйтүенчә, 7 яшькәчә балалар һәм 55-60 яшьтән өлкәннәрнең иммун системасы чиргә тиз бирешүчән. Шулай ук, тәмәке тартучыларны да бу категориягә кертергә була.

Салкын тию, гадәттә, төчкергәндә яисә ютәлләгәндә һава-тамчы юлы аша йога. Шуңа күрә:
кулларыгызны сабынлап юыгыз;
көненә берничә тапкыр тозлы су белән танавыгызны чайкатыгыз;
даруханәләрдә танау юдырыр өчен сатылучы махсус спрейларны да кулланырга мөмкин.

Лимон белән чәй эчү дә микробларга һәм салкын тиюгә каршы яхшы көрәшә. Әгәр дә инде сез хәлсезлек, тамагыгыз авыртуын сизә башладыгыз икән, лимон сутын чәйгә сыгып эчәргә киңәш ителә.

Мәтрүшкәле үлән чәйләре һәм сарымсак та иммунитетны ныгыта. Көненә бер-ике тырнак сарымсак ашап куйсагыз да иммунитетыгыз көчле булачак. Әгәр дә сарымсак исе ошамаса, авызыгызны шул ук лимон салынган су белән чайкатырга була. 15-20 тамчы женьшень, эхинацея төнәтмәләре эчсәгез дә була.

Әгәр инде чир сезгә шулай да ябышып өлгерсә, нишләргә? Беренче чиратта, тамакны чайкатырга. Шалфей төнәтмәсе – моның өчен иң яхшысы. Шалфейга 0,5 литр кайнар су салып һәм 20 минутка караңгы урынга каплап куярга кирәк. Файдасы күбрәк булсын өчен диңгез тозы салсагыз да була.

Эвкалипт, розмарин, шалфей, лимон, ромашка эфир майлары белән ингаляция ясасагыз да файдасы тияр. 2-3 сәгать саен танауга йөзьяшәр сутын сала аласыз. Бөтнек, карлыган яисә аның яфрагы, кура җиләге – салкын тигәндә беренче ярдәмчеләр.

Салкын тиюдән төрле ванналар да ярдәмгә килә.
Цитрустан ванна. 100-150 грамм чамасы әфлисун (лимон, мандарин) тышын вакларга һәм ярты сәгать 1 литр эссе суда тотарга кирәк.

Әфлисун-грейпфрут ваннасы. 3 грейпфрут һәм 3 әфлисунның сутын сыгарга. Калган итле җирен марляга урап суга салырга.

Лимонлы-баллы ванна. Моның өчен 5-6 лимон кирәк булачак. Аларны тышларын әрчеми генә турарга һәм бер сәгать чамасы эссе суда төнәтергә. Калган лимон итен марля аша ваннага сыгарга һәм берничә аш кашыгы бал өстәргә.

Мондый цитрус ванналары көзге салкын тиюдән саклаучы бик нәтиҗәле ысул булып тора. Ванна кан йөрешен яхшырта, тән тиреләрен ныгыта, йомшарта.

Мондый процедураларны атнасына ике тапкыр 10-15 минут чамасы эшләү киңәш ителә. Әйткәндәй, цитрус ванналары кәефне күтәрү һәм депрессиядән чыгуга да яхшы булышлык итә. Ә бу – салкын тиюдән котылырга янә бер адым, дип яза “Саулык. Татар халык медицинасы”.

Фото: pixabay.com.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: