

– Салым инспекциясенә бу объектның юкка чыгарылуы яисә юк ителүе турында гариза язып мөрәҗәгать иткәнче, яки күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрыннан әлеге объект сызып ташланганчы һәм аның хокукларын туктату турында мәгълүмат керткәнче, әлеге йортка физик берәмлекләр милкенә салым исәпләнү дәвам итәчәк.
Гариза белән бергә милекнең җимерелүен, яки юкка чыгарылуын раслаучы документлар (Торак фондын техник исәпкә алучы органнар тарафыннан бирелгән документлар, тикшерү актлары, капиталь төзелеш объектының сүтелүе турында белешмәләр һ.б.) тапшырырга кирәк.
Мәгълүматлар расланганнан соң, салым органы сезгә, салым салу объектының юк ителүе сәбәпле, салым исәпләүне туктату турында хәбәр җибәрәчәк. Мәгълүматлар расланмаган очракта, сезгә салым исәпләүне туктату өчен нигез булмау турында хәбәр җибәреләчәк. Салым законнары турында тулырак мәгълүматны Русия Федераль салым хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсенең “кайнар линия” телефоны буенча ачыклый аласыз: 8 (347) 226-38-00.