+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
26 ноябрь 2022, 05:15

Почмагын кисеп куегыз!

Хуҗабикәләр колагына берничә файдалы киңәш.

Почмагын кисеп куегыз!Почмагын кисеп куегыз!
Почмагын кисеп куегыз!
Хуҗабикәләр аш бүлмәсен һәрвакыт чиста тотарга тырыша. Ләкин анда күзгә күренмәгән зарарлы микроблар җитәрлек була. Савыт-саба юа торган губка — аш-су бүлмәсендәге микробларны һәм бактерияләрне иң күп туплаучы әйбер. Белгечләр әйтүенчә, аш-су бүлмәсендәге бактериянең 95 процентын иске губка үзенә җыя. Шуңа күрә аны атна саен алыштырып торырга киңәш итәләр.

Бу уңайдан тагын берничә киңәш: чи ит, балык кисә торган такталарны губка белән сөртмәгез. Моның өчен салфетка кулланыгыз. Губканы гел киптереп торыгыз, дымлы булганда анда микроблар һәм бактерияләр котырынып үрчи. Андагы бактерияләрдән котылу өчен, кер сабыны сөртеп, берничә сәгать тотыгыз.

Искерә башлаган губканың почмагын кисеп алыгыз, бу билге үзегезгә дә, өйдәгеләргә дә моның белән башкача савыт-саба юарга ярамаганын белдереп торыр. Экономияле хуҗабикәләр аны башка эшләр өчен дә файдалана.

 
 
Фото: architecture-and-design.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас