+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
28 ноябрь 2022, 14:05

Ач карынга бу ризыкларны ашамагыз!

Табиб бу уңайдан киңәшләрен җиткерде.

Ач карынга бу ризыкларны ашамагыз!
Ач карынга бу ризыкларны ашамагыз!
Гастроэнтеролог, гепатолог Александра Яковлева иртәнге ашка ач ашказанга нинди ризыклар ашарга ярамаганлыгы турында сөйләде.

Табиб беренче пункт итеп каһвәне атады, чөнки ул ашказанында тоз кислотасы бүленеп чыгуны стимуллаштыра һәм лайлалы тышчаны ярсыта. Белгеч сүзләренчә, сәламәт кешедә бу ашказаны эшчәнлеге бозылуга, үзәк көюгә һәм эч авыртуга китерәчәк, ә ашказаны-эчәк тракты авырулары булган кешеләрдә хроник авыруның көчәюе мөмкин. Шуңа күрә каһвәне иртән ач карынга түгел, ә яхшылап ашаганнан соң гына эчәргә кирәк.

Моннан тыш, ач ашказанга камыр ризыкларын һәм ак икмәк ашарга киңәш ителми, углеводлар кандагы шикәр үсешенә китерә һәм инсулин дәрәҗәсен күтәрә. Гастроэнтеролог, шулай ук, иртәнге коры ашлардан һәм мюслидан баш тартырга куша, бу да канда шикәрнең артуына китерә икән.

Табиб фикеренчә, сутлардан, аеруча цитрус сутларыннан баш тартырга кирәк: составында кислота күп булу сәбәпле, алар ашказанының лайлалы тышчасын ярсыта. Мондый эчемлекләрне ач карынга даими куллану, эксперт әйтүенчә, ашказаны-эчәк тракты авыруларын көчәйтү куркынычын арттыра.

Шулай ук чи яшелчәләр дә ашарга ярамый: аларның күбесе лайлалы тышчаны ярсыта. Җимешләр дә лайланы тышчаны ярсыта ала, ә ач ашказанга бик еш банан ашау организмда кальций һәм магний балансын боза. Ач карынга йогурт ашамау да яхшырак: анда булган файдалы бактерияләрне, эксперт фикеренчә, ашказаны суты юк итә.

 
 
Фото: 24warez.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: