+4 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
7 декабрь 2022, 09:48

Авырган кешегә 7 киңәш

Ике рәкәгать хаҗәт намазы укып, Аллаһ Тәгаләдән шифа сорагыз.

Авырган кешегә 7 киңәш
Авырган кешегә 7 киңәш

Ике рәкәгать хаҗәт намазы укып, Аллаһ Тәгаләдән шифа сорагыз.

Табибка мөрәҗәгать итегез. Даруларны Аллаһ Тәгаләдән генә шифа өмет итеп, Аңа ихлас тәвәкәлләп кабыгыз.

“Белеп һәм белми кылган гөнаһларымны ярлыка, бәндәчелек белән кылган хата-кимчелекләремне гафу ит”, - дип тәүбә итегез, мөмкин кадәр ешрак “Әстагъфируллаһ”, - дип әйтегез.

Авырган җиргә кулны куеп, җиде мәртәбә “Фатиха” сүрәсен укыгыз яки шул сүрәне җиде мәртәбә суга укып, шул суны эчегез.

Бал һәм тмин мае кулланыгыз.

Мохтаҗ булган кешегә сәдака бирегез.

Нәтиҗә нинди булуга карамастан, Аллаһ Тәгаләне мактарга, ихлас шөкер итеп: “Нәкъ менә шушы нәтиҗә минем өчен хәерле”, – дип уйлагыз, дип яза “Саулык. Татар халык медицинасы”.

Фото: pixabay.com.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: