+18 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
9 декабрь 2022, 13:32

Баш миенең эшен яхшырт өчен иртән нәрсә ашарга кирәк?

Иртәнге аш - азык кабул итүнең иң мөһиме. Бу нәкъ менә иртәнге аш исәбенә организмга энергия запасларын тулыландыра. Һәм көн дәвамында сезнең баш мие активлыгын яхшырта торган продуктлар да бар. Әгәр сез көне буе максималь продуктив һәм җитди булырга телисез икән, иртәнге ашка бу продуктларның берәрсен ашагыз.

Баш миенең эшен яхшырт өчен иртән нәрсә ашарга кирәк?
Баш миенең эшен яхшырт өчен иртән нәрсә ашарга кирәк?

Йомыркада аксым күп, ә тагын хәтергә һәм интеллектка йогынты ясый торган холин матдәсе бар.

Ысланган сөләйман балыгы составында аксым һәм омега-3 бар. Гамәлдәге фәнни тикшеренүләр күрсәткәнчә, омега-3 балаларда баш мие үсешендә мөһим роль уйный, ә авырлы вакытта бу май кислоталары баланың акыл үсешенә уңай йогынты ясарга мөмкин. Омега-3 җитмәгән очракта фикерләү белән бәйле функция бозылу барлыкка килергә мөмкин.

Җиләктә флаваноллар антиоксиданты бар. Бер тикшеренү барышында галимнәр караҗиләк ашаган өлкәннәрнең хәтере һәм игътибары яхшыруын ачыклаган. Мондый эффект белән башка җиләкләр дә аерылып тора.

Җитен орлыгы омега-3нең яхшы чыганагы булып санала һәм сөләйман балыгындагы майлар бирә торган өстенлекләрнең кайберләрен тәэмин итә.

Әстерхан чикләвеге составында омега-3, шулай ук баш мие эшен стимуллаштыручы полифеноль кушылмалар бар. Бу матдәләр антиоксидант һәм ялкынсынуга каршы эффект белән аерылып тора.

Кәбестә, шпинат, яфрак кәбестә. Билгеле булганча, алардагы лютеин, бета-каротин, фолий кислотасы, филлохинон булган әйбер исәбенә өлкән яшьтә акыл сәләтләренең табигый кимүен акрынайталар.

Кабак орлыгы тән һәм ми күзәнәкләрен зарарланудан саклый торган антиоксидантлар чыганагы булып тора. Шулай ук алар составына баш мие сәламәтлеге белән бәйле минераллар да керә. Бу, мәсәлән, цинк.

Фото: pixabay.com.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: