+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
13 декабрь 2022, 11:40

Кабымлыкка куяннар әзерләгез!

2023 елны каршылаганда табыныгызда ел хуҗасы формасындагы матур кабымлыклар бик урынлы булыр. Алар җиңел әзерләнә һәм бик тәмле!  

Кабымлыкка куяннар әзерләгез!Кабымлыкка куяннар әзерләгез!
Кабымлыкка куяннар әзерләгез!

Безгә кирәк булачак:
Краб таякчыклары — 3-4;
Йомырка — 1;
Йомшак (плавленый) сыр — 100 грамм;
Каты сыр — 80 грамм;
Майонез — 2 кашык;
Тозлы крекер — 50 грамм;
Укроп — 1 бәйләм;
Редис — 1;
Тәменчә тоз, борыч.

Иң башта ватылмаган, матур крекерларны сайлап алыгыз. Булачак куяннарның колакларын каты сырдан кисеп чыгыгыз. Редис кабыгыннан куяннарның борыннарын кисеп чыгыгыз. Редис булмаса, башка яшелчәне кулланырга була.
Пешкән йомырканы, краб таякчыкларын, йомшак сырны, калган каты сырны, кыргычтан чыгарып, майонез кушып, бутагыз. Бераз сарымсак та кушарга була.
Хәзер бу массаны чәй калагы белән алып, зур булмаган шарчыклар әвәләгез һәм крекерлар өстенә куеп чыгыгыз. Колакларын, борыннарын урнаштырыгыз. Күзләрне маслиналарны кисеп, яисә гвоздикалардан эшләргә була. Барысы да сезнең фантазиядән тора.
Колаклар яхшы беркетелсен өчен теш чистарта торган таякчыклар кулланырга мөмкин.
Укроптан куяннарның мыекларын эшләгез.
Тәмле булсын! Бәйрәмегез күңелле үтсен, Яңа ел бәхет китерсен!

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас