+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
14 декабрь 2022, 13:35

Бавыр өчен нинди ризыклар файдалы?

Гематолог Людмила Васильева бавыр эшчәнлеген яхшырту өчен иң файдалы продуктларны санап чыкты.

pixabay.com
Фото:pixabay.com

Бавырны ныгыту өчен иң яхшы продуктлар - зәйтүн мае һәм сөт, дип белдерде Людмила Васильева.

Табиб бавырын ныгытырга теләүчеләргә рационга, сөттән һәм зәйтүн маеннан тыш, майсыз балык, кара һәм яшел чәй, шулай ук суда һәм томалап пешерелгән яшелчәләр өстәргә киңәш итә. Соңгыларын турап ашарга кирәк.

Гематолог сүзләренчә, рацион артык баллы, майлы һәм “исерткеч” булырга тиеш түгел. Ул майлы кремда пешерелгән пирожныйлар белән артык мавыкмаска һәм алкогольдән баш тартырга киңәш итә.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: