+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
14 декабрь 2022, 09:15

Җиденче каттан югарырак яшәү сәламәтлек өчен зарарлы икән...

Биек йортларның югары катларында яшәү кеше сәламәтлеге өчен бик зарарлы икән. Соңгы тикшерүләр нигезендә Америка галимнәре җиденче каттан югары булмаган фатирга урнашу яхшырак дигән нәтиҗәгә килгән.

Җиденче каттан югарырак яшәү сәламәтлек өчен зарарлы икән...
Җиденче каттан югарырак яшәү сәламәтлек өчен зарарлы икән...

Сәбәбе, алар фикеренчә, Җирнең магнит кырында чагыла, ул биеклектән зәгыйфьләнә, шуның белән кешенең иммун, нерв һәм йөрәк-кан тамырлары системасына йөкләнеш куркынычы туа.

Артык югарыда яшәмәү өчен башка сәбәпләр дә бар. Экологлар фикеренчә, эре шәһәрләрдә күпсанлы предприятиеләр чыгарган төтеннән һава чиста түгел, шуңа күрә 30 метрдан биектә зарарлы матдәләр күләме рөхсәт ителә торган дәрәҗәдән артырга мөмкин.

Югары катта яшәүчеләргә күңелсезлекләр китереп чыгарырга сәләтле икенче әйбер - электромагнит нурланышы.

Табиблар билгеләп үткәнчә, югары катларда яшәүчеләр башкалардан ешрак баш авыртуларыннан һәм депрессияләрдән интегә.

Югары катларның тагын бер проблемасы - бу вибрация, аны транспорт, сәнәгать җайланмалары, биналарның инженер-технологик җиһазлары тудыра. Даими, сизелерлек вибрация вакытында кеше еш кына изелү һәм борчу хисе кичерә.

Фото: pixabay.com.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: