+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
19 декабрь 2022, 11:27

Коронавирустан нинди ризык саклый?

Ниһаять, коронавируска каршы торучы ризык ачыкланды.

Коронавирустан нинди ризык саклый?
Коронавирустан нинди ризык саклый?

Коронавирус, тәү чиратта, үпкәләрне зараралый. Авыруның нәкъ сулыш органнарына зыян китерүен беләбез.

Үпкәдә барлыгы 700 миллион альвеола бар. Алар кечкенә шар формасындагы бушлыклардан гыйбарәт. Аларның һәркайсы май белән яңарып тора. Без майлы ризык ашаганда лимфалар аша май иң башта үпкәгә керә. Шуның өчен май иң кирәкле ризыкларның берсе булып санала.
Альвеола 90 процент майдан һәм 10 процент аксымнан тора. Әгәр май җитмәсә, альвеола шарчыклары үзара ябыша башлый, тын алу авырлаша, гипоксия башлана. Сулыш алганда ул таркала, аның урынына яңалары барлыкка килә.
Альвеола үпкәләрне вирус, бактерия, химик матдәләрдән дә саклый, аларны канга уздырмый. Ютәлләгәндә алар тышка бүленеп чыга.

Бүгенге катлаулы чорда, аеруча, май һәм майлы ризыклар ашау, саф һавада булу, спорт белән шөгыльләнү кирәк.

Фото: mgazeta.com

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: